Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яр Чаллы территориаль органы белгечләре Яр Чаллы шәһәренең «Изгелек» инвалидларны реабилитацияләү үзәгендә ял итүчеләр белән очраштылар.
Очрашу «түгәрәк өстәл» форматында оештырылды. Бүлек белгечләре үзәккә шәхси консультацияләр үткәрү өчен чакырылган иде. Ял итүчеләрнең сорауларын аңлап, аларны хәл итү юлларын таптык, шулай ук дәгъва хатларын төзүдә ярдәм күрсәтелде.
Ял итүчеләр үзләрен кызыксындырган күп кенә сорауларны җиткерделәр:
- сыйфатсыз товарны ничек кире кайтарырга?
- габаритлы товарны ремонтлау чыгымнарын кем түли?
- тонометр алыштырылырга тиешме? һәм башкалар.
Очрашуда катнашучыларны РФнең 07.02.1992 елгы 2300-1 номерлы «Кулланучылар хокукларын яклау турында»гы Законының төп статьялары белән таныштырдылар һәм бирелгән барлык сорауларга квалификацияле җаваплар бирделәр.
Очрашу ахырында барлык катнашучыларга Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе чыгарган буклетлар таратылды:
- «Кулланучылар кредиты (заем) килешүен төзегәндә бурычны коллекторларга тапшырудан баш тарту хокукы турында»;
- «Түләүле нигездә белем бирү хезмәтләре алу»;
- «Парфюмерия-косметика продукциясен маркировкалау».
Шулай ук буклетлар татар телендә дә әзерләнгән иде:
- «Алыштырырга ярамаган тиешле сыйфатлы азык-толек булмаган товарлар исемлеге»;
- «Телефон сатып алганда кулланучылар хокуклары»;
- «Аяк киемен сатып алганда кулланучы хокуклары».