Обойлар кибетендә консультация өстәле оештырылган

2023 елның 17 мае, чәршәмбе

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы белгече тарафыннан Әлки районы Базарлы Матак авылында урнашкан «Обои» кибете кулланучылары өчен консультация өстәле оештырылды.

Чара барышында гражданнарга Россия Федерациясенең 07.02.1992 елгы 2300-1 номерлы «Кулланучылар хокукларын яклау турында»гы Законының 25 статьясы аңлатылды, аның нигезендә сатып алучы, әгәр төсе, күләме, фасоны, комплектациясе яки габаритлары буенча туры килмәсә, товарны кире кайтарырга яки алмаштырырга хокуклы.

Шулай ук кулланучыларга югарыда күрсәтелгән Законның 18, 19 статьяларына аңлатмалар бирелде, аларда товарны кире кайтару сәбәпләре һәм шартлары, шулай ук товар тиешле сыйфатта булмаган очракта кире кайтару сроклары язылган.

Әгәр кибеттә сыйфатсыз товар сатылган икән, сатып алучы сәүдә ноктасы җитәкчелегенә шундый ук кимчелексез товарга алмаштыруны таләп итеп мөрәҗәгать итә ала. Әгәр шул вакытта кирәкле товар булмаса, кулланучы акчаларны кире кайтаруны таләп итәргә хокуклы.

Товарда җитешсезлекләр ачыкланган очракта товарны алыштыру РФ «Кулланучылар хокукларын яклау турында»гы Законының 21 статьясы белән регламентташтырыла. Анда күрсәтелгәнчә, товарда җитешсезлекләр булганда, сатучы әлеге таләп кулланучы тарафыннан күрсәтелгәннән соң 7 көн эчендә алмаштыруны башкарырга тиеш. Мондый товарның сыйфатын өстәмә тикшерү кирәк булганда, алмаштыру вакыты 20 көнгә кадәр арта.

Чара барышында кулланучыларга Кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә төрле тематикалы белешмәлекләр һәм «Татарстан кулланучысы хәбәрләре» газетасы номерлары тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International