2023 елның 19 маенда Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы башлыгы Марина Егорова Татарстан Республикасы Питрәч муниципаль районының Кулай авыл җирлегендә яшәүчеләрнең кулланучылар белемен арттыруга юнәлдерелгән гражданнарны шәхси кабул итү үткәрде.
Кулланучылар хокукларын яклау һәм сәүдә кагыйдәләрен үтәү өлкәсендә гамәлдәге законнарны үтәү мәсьәләләре каралды: «Кулланучылар хокукларын яклау турында» 1992 елның 7 февралендәге 2300-1 номерлы Россия Федерациясе Законының төп нигезләмәләре, 2020 елның 21 сентябрендәге 1514 номерлы Россия Федерациясендә халыкка көнкүреш хезмәте күрсәтү Кагыйдәләре.
Чара кысаларында сатып алучыларга товарлар һәм сатучы турында нинди мәгълүмат тапшырылырга, сатыла торган товарларга бәяләр ничек рәсмиләштерелергә, товарларның билгеләнгән таләпләргә туры килүе нинди документлар белән расланырга, ышанычлы үлчәү җиһазлары булу зарурлыгы турында да сүз барды.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлекләренең адреслары һәм телефоннары турында мәгълүмат белән буклетлар таратылды. Сыйфатсыз товарлар сатып алу, хезмәт күрсәтүдә кимчелекләрне ачыклау белән бәйле сорауларга җаваплар бирелде. Моннан тыш, катнашучылар тарафыннан бирелгән конкрет бәхәсле мәсьәләләр буенча аңлатмалар бирелде.