Базарда кизү тору вакытында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы белгеченә консультация сорап гражданин В. мөрәҗәгать итте. Аны кибеткә тиешле сыйфатлы булмаган суыткыч китерү белән бәйле хәл кызыксындыра, чөнки сатучы аңа товарны кулланучы хисабына гарантияле ремонтка китерергә тәкъдим итә.
Кулланучыга «Кулланучылар хокукларын яклау турында» РФ Законының 18 статьясы аңлатылды, ул сатучы өчен үз хисабына 5 килограммнан артык авырлыктагы эре габаритлы товарны ремонтлау, бәяләү, алыштыру һәм аларны кулланучыга кайтару өчен җиткерү өлешендә өстәмә бурыч билгели.
Әлеге Закон товарны ремонтлау, бәяләү, алыштыру өчен зур габаритлы товарлар китерү буенча ераклыкның чик күләмен билгеләми. Әмма сатучы яки аның белән килешү нигезендә сатучы функцияләрен башкаручы оешма булмаганда, кулланучы булган урында товарны китерү һәм кире кайтару кулланучы тарафыннан башкарыла ала. Шул ук вакытта сатучы кулланучыга күрсәтелгән товарларны китерү һәм кире кайтару белән бәйле чыгымнарны түләргә тиеш. Җибәрү бәясе транспорт оешмасының тиешле документлары (счет, накладная һ.б.) белән яки әлеге урында гамәлдә булган бәяләргә ярашлы рәвештә расланырга тиеш. Кулланучы товарны иң якын урнашкан башкаручыга җиткерергә тиеш. Сатучы кулланучыга кирәкле чыгымнарны гына, ягъни акыллы чикләрдә җитештерелгән чыгымнарны гына кайтарырга тиеш. Компенсация күләме буенча фикер каршылыклары килеп чыкса, бәхәс суд тәртибендә хәл ителә.
Сатучының товарны җиткерү чыгымнарын кулланучыга түләтү бурычы товарны кимчелекләре булган очракта гына барлыкка килә. Әгәр сатучы товарның кимчелекләре барлыкка килүендә кулланучының гаебен исбатласа, ул кулланучыга товарны китерү чыгымнарын түләүдән баш тартырга хокуклы.