Яңа Чишмә муниципаль районы Башкарма комитеты белгечләрен укыту үткәрелде

2023 елның 30 мае, сишәмбе

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге белгече тарафыннан Татарстан Республикасы Яңа Чишмә муниципаль районы Башкарма комитетының сәүдә бүлеге хезмәткәрләре өчен семинар-уку оештырылды. Чараның максаты - кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә хезмәткәрләрнең белемен арттыру.

Чара кысаларында «Кулланучылар хокукларын яклау турында» 1992 елның 7 февралендәге 2300-1 номерлы Россия Федерациясе Законының төп нигезләмәләре (алга таба – Закон), 2020 елның 31 декабрендәге 2463 номерлы ваклап сату-алу килешүе буенча товарлар сату кагыйдәләре һәм 2020 елның 21 сентябрендәге 1514 номерлы Россия Федерациясендә халыкка көнкүреш хезмәте күрсәтү Кагыйдәләре каралды.

Белгечләргә кулланучыларның шикаятьләрен һәм мөрәҗәгатьләрен карау тәртибе аңлатылды. Моннан тыш, кулланучылар товардагы җитешсезлекләрне ачыклаганда конфликтлы ситуацияләрне хәл итүгә  кагылышлы мәсьәләләр дә күтәрелде.

Кулланучылар хокукларын яклау системасында җирле үзидарә органнары да зур роль уйный. Муниципаль берәмлек территориясендә кулланучылар хокукларын яклау максатыннан алар гражданнарның мөрәҗәгатьләрен карарга, аларга Кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләләре буенча консультация бирергә, аларны яклау буенча судларга мөрәҗәгать итәргә, кулланучылар хокукларын яклау буенча муниципаль программалар эшләргә хокуклы.

Чара ахырында белгечләргә халык арасында кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә гамәлдәге законнарны аңлатучы брошюралар һәм буклетлар, Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең территориаль органнарының эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлекләренең адреслары һәм телефоннары турында мәгълүмат тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International