Сатучы алмаш товар бирергә тиеш

2023 елның 1 июне, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органына кулланучылар хокукларын яклау турындагы законнарны аңлату сорап Чистай шәһәрендә яшәүче хатын-кыз мөрәҗәгать итте. Кер юу машинасын гарантияле ремонтлау вакытында аңа башка товарны вакытлыча файдалануга бирмиләр, моны алмаш фонд булмавы белән аңлаталар икән.

Гражданкага «Кулланучылар хокукларын яклау турында» РФ Законының 20 статьясының 2 пункты аңлатылды. Закон нигезендә, озак файдаланудагы товарны гарантияле ремонтка тапшырган очракта, сатучы кулланучы таләпләре буенча өч көн эчендә ремонт чорына шул ук куллану үзлекләренә ия булган озак файдалану товарын түләүсез бирергә, аны үз хисабына китерүне тәэмин итәргә тиеш. Озак вакыт кулланыла торган товарларга өч елдан да ким булмаган хезмәт итү сроклы товарлар, алмаштыру һәм ремонтлауның махсус шартлары булган әйберләр керә. Әмма Россия Федерациясе Хөкүмәте карары белән расланган, күрсәтелгән таләпләргә кагылмаган товарлар исемлеге бар.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, кулланучыга сатучының гарантияле ремонт чорына алмаш товарны үзе тәкъдим итүен көтәргә кирәкми. Моның өчен сатып алучыга сәүдә предприятиесе җитәкчесенә адресланган гариза язарга кирәк, һәм ул ике экземплярда булырга тиеш. Берсе сатучыга тапшырыла, ә икенчесендә, гаризаны алу турында сатучы үз имзасын һәм алу датасын куярга тиеш. Әгәр дә ул гаризаны кабул итүдән баш тартса, аны почта аша тапшыру турында хәбәр белән заказ хаты белән җибәрергә кирәк.

Ремонт вакытында алмаш товар бирелмәгән очракта, мондый хокук бозуларга юл куйган сатучы кулланучыга һәр көн өчен товар бәясенең бер проценты күләмендә неустойка (пеня) түли. Товарның бәясе әйләнеш вакытында булган бәядән чыгып билгеләнә.

Кулланучылар үз хокукларын белергә тиеш, һәм ул чакта дөнья мәрхәмәтсез һәм көтелмәгән булып күренмәячәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International