Ремонт вакытында товарның саклануы өчен сатучы җаваплы

2023 елның 7 июне, чәршәмбе

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органына телефон аша консультация сорап Чистай шәһәрендә яшәүче хатын-кыз мөрәҗәгать итте. Гражданка сатучыга гарантияле ремонт кысаларында смартфон тапшырган. Опись буенча кабул иткәндә товарда вак ышкылулардан башка механик зыян юк, дип күрсәтелгән була. Ремонттан соң смартфонны кабул иткәндә, аның механик зыян күрүе ачыкланган, ягъни экранның өске почмагында чатнау барлыкка килгән. Югарыда күрсәтелгән кимчелек товарны сатучыга тапшырганнан соң, ягъни аның гаебе белән барлыкка килгән, дип нәтиҗә ясарга була. Әмма сатучы үз гаебен танымый һәм товарны кулланучыга кайтаруны таләп итә.

Кулланучыга түбәндәгечә аңлатма бирелде:

- РФ Югары Суды Пленумының 28.06.2012 елның 17 номерлы карарының 42 пункты нигезендә, кимчелекләрне түләүсез бетерү (гарантияле ремонт) белән бәйле бәхәсләрне караганда, сатучының (вәкаләтле оешманың) ремонт үткәрү өчен товар кабул иткәндә кулланучы алдында бу товарны түләүсез саклауга, аңа РФ ГК 47 бүлегенең саклау килешүе турындагы кагыйдәләре кулланыла.

РФ гражданнар клдексының 902 маддәсенең 2 пункты нигезендә, әйберләрне югалту, җитешсезлек яки бозу аркасында китерелгән зыянны түләүсез саклаганда түбәндәге очракларда акча кире кайтарыла:

- әйберләрне югалту очрагында югалган әйберләр бәясе күләмендә;

- әйберләргә зыян китергән өчен аларның бәясе төшкән сумма күләмендә.

Югарыда күрсәтелгән статьяның 3 пункты нигезендә, әгәр саклаучы җавап бирә торган зыян нәтиҗәсендә әйбернең сыйфаты беренчел билгеләнеше буенча кулланыла алмый торган хәлгә җитеп үзгәргән булса, кулланучы аннан баш тартырга һәм саклаучыдан бу әйбернең бәясен, шулай ук башка зыянны, әгәр закон яки саклау килешүендә башкасы каралмаган булса, кайтаруны таләп итәргә хокуклы.

Кулланучыга дәгъва проектын төзүдә ярдәм алу өчен территориаль органга мөрәҗәгать итәргә тәкъдим ителде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International