«Сатучысыз» кибетендә хуҗалык итүче субъектлар белән чара уздырдылар

2023 елның 7 июне, чәршәмбе

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яр Чаллы территориаль органы хезмәткәрләре ведомство карамагындагы районнар территориясендә үз эшчәнлекләрен алып баручы хуҗалык итүче субъектлар белән даими нигездә чаралар үткәрә.

Чираттагы шундый очрашу Менделеевск районында шәхси эшмәкәр В.С. Атнашованың «Сатучысыз» кибетендә узды. Кибетнең кызыклы исеме Совет сәүдәсе чорыннан сакланып калган. Бу Менделеевскта үз-үзеңә хезмәт күрсәтү системасы булган беренче кибет. Шуңа күрә җирле халык кибетне «Сатучысыз» дип атый.

Хокукый белем дәрәҗәсен күтәрү максатыннан кибет җитәкчесе һәм сатучыларына кулланучылар хокукларын яклау, алкогольле һәм спиртлы продукция әйләнеше өлкәсендә гамәлдәге законнарның төп нигезләмәләре җиткерелде. Кибет хезмәткәрләренә товар сатканда гамәлдәге закон нормаларын куллану буенча аңлатмалар бирелде, кулланучылар законнары нигезләре, дәгъвалар бирү тәртибе һәм аларны карау вакыты аңлатылды, килеп туган ситуацияләрне хәл итү буенча тәкъдимнәр бирелде.

Чара барышында Кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә төрле тематикалы брошюралар, белешмәлекләр таратылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International