«Юмарт» кибете сатучылары өчен семинар уздырдык

2023 елның 8 июне, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы хезмәткәрләре «Юмарт» кибете сатучылары өчен кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләләре буенча укыту семинары үткәрделәр (Балтач районы). Азык-төлекнең яраклылык вакытын һәм саклау шартларын үтәүгә аерым игътибар бирелде.

Сатып алучыларга товарлар һәм сатучы турында нинди мәгълүмат бирелергә тиешлеге, сатыла торган товарларга бәяләр ничек рәсмиләштерелергә тиешлеге, товарларның билгеләнгән таләпләргә туры килүе нинди документлар белән расланырга тиешлеге, ышанычлы үлчәү җиһазлары булу кирәклеге, теге яки бу хокук бозулар өчен җаваплылык, тикшерүләр үткәргәндә хуҗалык итүче субъектның хокуклары турында аңлатмалар бирелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International