«Мир книги» кибетенә килүчеләр өчен укыту чарасы үткәрелде

2023 елның 8 июне, пәнҗешәмбе

Халыкның хокукый белемнәрен арттыру һәм кулланучылар базарында хокук бозуларны кисәтү максатларында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы белгече тарафыннан Әлки районының Базарлы Матак авылында урнашкан «Мир книги» кибетендә укыту чарасы үткәрелде.

Чара вакытында сатып алучы, китап авторын ялгыш сайлаган очракта, китап продукциясен кире кайтару мөмкинлеге белән кызыксынды.

Кулланучыга РФ Хөкүмәтенең 31.12.2020 елгы 2463 номерлы карары белән расланган кире кайтарылырга яки алыштырылырга тиеш булмаган тиешле сыйфатлы товарлар исемлегенә ярашлы рәвештә, басма продукция кире кайтарылмый торган товарларга карый, дип аңлаттылар. Шул ук вакытта җитешсезлек яки дефект ачыкланган очракларда сатып алучы товар сатучыга РФ 07.02.1992 елгы 2300-I номерлы «Кулланучылар хокукларын яклау турында»гы Законының 18 статьясында каралган таләпләрнең берсен куярга хокуклы.

Чарада катнашучыларга завод җитешсезлеге яки җитешсезлек дип саналырга мөмкин булган һәм сыйфатсыз продукция сатып алынган очракта кулланучының нинди хокуклары булуы аңлатылды:

- китапны (календарь, буклет һ. б.) кибеткә кире кайтарырга, сату-алу килешүен өзәргә һәм тотылган акчаны кире кайтарырга;

- сыйфатсыз басманы кимчелекләрсез булган башка басмага алмаштыруны таләп итәргә;

- басманы башкасына алмаштыруны таләп итәргә, бәясен яңадан исәпләп чыгарырга һәм аерманы үз файдасына яки сатучы файдасына түләргә;

- сатып алу бәясен чагыштырмача киметүне таләп итәргә.

Чара барышында кулланучыларга Кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә төрле тематикалы белешмәлекләр һәм «Татарстан кулланучысы хәбәрләре» газетасы номерлары тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International