Ресторан хезмәткәрләре клинтларга карата тупаслык күрсәтсә, нәрсә эшләргә? Кафеда яңа булмаган ризык бирелсә, кая мөрәҗәгать итәргә? Сатып алынган ризыкта чит әйбер табылса, нәрсә эшләргә? Бу һәм башка сораулар хакында экспертлар «ВКонтакте» социаль челтәрендәге партиянең төбәк иҗтимагый кабул итү бүлмәсе битендә турыдан-туры трансляциядә сөйләде.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге башлыгы Розалия Арысланова, Татарстан Республикасы буенча Роспотребнадзор идарәсенең туклану гигиенасы буенча күзәтчелек бүлеге башлыгы Назилә Хуҗәхмәтова «Сыйфатлы тормыш әлифбасы» даими рубрикасының кунаклары булды.
Язылучыларның сорауларына җавап биреп, экспертлар җәмәгать туклануы объектларында булган теләсә нинди катлаулы ситуациядән чыгарга ярдәм итәчәк универсаль формула төзеделәр.
Беренчедән, шикаять һәм хәлне тасвирлап, сыйфатсыз хезмәт күрсәткән продукция җитештерүчегә яки предприятие хуҗасына мөрәҗәгать итәргә кирәк. Гаризаны язмача бирергә кирәк!
Әгәр оешма белән аралашу нәтиҗәсе канәгатьләнерлек булмаса, Роспотребнадзорның территориаль бүлегенә мөрәҗәгать итәргә кирәк. Мөрәҗәгатьне төбәк ведомствосы сайтында язу иң җиңел юл. Мөрәҗәгать итүгә товарның яки хезмәтнең фотосын, ситуациянең җентекле тасвирламасын, чек булганда – аны да беркетергә кирәк. Мөрәҗәгать буенча тикшерү башланачак һәм тикшерү үткәреләчәк.
Шулай ук экспертлар республика кибетләрендә булган продукциянең сыйфатын контрольдә тоту, җәмәгать туклануы учреждениеләрендә үзеңне ничек сакларга һәм беренче чиратта нәрсәгә игътибар итәргә кирәклеге турында сөйләделәр. Тулырак трансляция язмасы сылтама буенча:
https://vk.com/erpomogaet16?z=video-211218532_456239217%2F75e26d6d65b09c510e%2Fpl_wall_-211218532