Кулланучы әлифбасы: миңа туры килмәгән ортопедик олтаннарны кибеткә кире кайтарып буламы?

2023 елның 7 августы, дүшәмбе

- Мин бүген ортопедик олтаннар сатып алдым, алар миңа уңайсызлык һәм авырту китерә (аягымны кыра). Сатып алганда, мин аларны сынап карадым, ләкин аларның миңа туры килмәгәнен аңламадым. Аларны кибеткә кире кайтарып, акчаны кире ала аламмы? Яр Чаллы шәһәрендә яшәүче Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чаллы территориаль органының эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлегенә шундый сорау белән мөрәҗәгать итте.

Әлеге сорауны Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яр Чаллы территориаль органы хезмәткәрләре Чаллы шәһәренең ортопедия салоны директорына юлладылар, анда сәүдә кагыйдәләрен үтәү, кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләләре буенча семинар үткәрелде.

Чара кулланучылар белән килеп туган конфликтлы ситуацияләрне хәл итү мәсьәләләре буенча оешма җитәкчеләренең һәм шәхси эшмәкәрләрнең хокукый белемен арттыру максатыннан үткәрелде.

Сәүдә, эшчәнлек төре буларак, Россия Федерациясенең Гражданлык кодексы, Россия Федерациясенең 1992 елның 7 февралендәге 2300-1 номерлы «Кулланучылар хокукларын яклау турында»гы Законы, шулай ук башка федераль һәм төбәк законнары һәм аларга ярашлы рәвештә кабул ителә торган башка норматив хокукый актлар белән көйләнә.

Салонда төрле оропедик товарлар сатыла. Алар арасында түбәндәге төп төркемнәрне аерып карарга мөмкин: протезлар, туторлар, бандажлар, корсетлар, таяклар һәм коляскалар, массажерлар, компрессия трикотажы, ортопедик карават кирәк-яраклары һәм аяклар өчен эшләнмәләр. Барлыгы 700 төргә якын җайланма бар, алар оропедик әйберләр категориясенә карый.

Кибет директоры түбәндәгечә аңлатма бирде:

- РФ «Кулланучылар хокукларын яклау турында»гы Законына һәм РФ Хөкүмәтенең 31.12.2020 елгы 2463 номерлы карарына ярашлы рәвештә, ортопедик һәм компрессия эшләнмәләре завод җитешсезлеге яки дефект булган очракта гына алыштырылырга һәм кире кайтарылырга мөмкин. Ортопедия товарларын сатып алганда кулланучыга аеруча игътибарлы булырга һәм медицина өчен билгеләнгән әйберләр сатып алу үзенчәлекләрен белергә кирәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International