«Техноград» кибетендә консультация өстәле оештырылды

2023 елның 7 августы, дүшәмбе

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы белгечләре тарафыннан «Техноград» кибете хезмәткәрләре өчен кулланучылар хокукларын яклау турындагы законнарны аңлату буенча семинар-уку һәм кулланучылар өчен консультация өстәле үткәрелде.

Бу сәүдә предприятиесе куллану базарында озак вакыт эшчәнлек алып бара һәм техник яктан катлаулы товарлар сатуга махсуслашкан. Семинар барышында сатучылар белән товарлар турында мәгълүмат бирү тәртибе каралды. Сату өчен тәкъдим ителгән техник яктан катлаулы көнкүреш товарлары үрнәкләре сәүдә бинасында урнаштырылган һәм техник характеристикалар турында кыскача аннотацияләр белән озатыла бара.

Уку вакытында сатучыларга товарда кимчелекләр табылганда кулланучыларның хокукларын, товарны алмаштыру яки тиешле сыйфатсыз товар өчен акчаны кире кайтару срокларын, шулай ук кулланучының тиешле сыйфатлы товарны алмаштыру хокукын аңлаттылар.

Консультация өстәле вакытында кулланучыларга техник яктан катлаулы товарлар сатып алганда аларның хокуклары, шул исәптән кулланучының товарның кимчелекләренә карата таләпләр кую вакыты һәм андый товарны сатып алган очракта кулланучы белән исәп-хисап ясау тәртибе аңлатылды.

Чара барышында территориаль орган белгечләре хуҗалык итүче субъект хезмәткәрләрен дә, кулланучыларны да кызыксындырган сорауларга җаваплар бирделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International