«Мир инструментов» кибете сатучылары өчен семинар-уку үткәрелде

2023 елның 11 августы, җомга

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы белгече тарафыннан Базарлы Матак авылында «Мир инструментов» кибете сатучылары өчен кулланучыларга хезмәт күрсәтүнең сыйфатын һәм культурасын күтәрүгә юнәлдерелгән семинар-уку үткәрелде.

Чара барышында Кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә Россия Федерациясе законнары нормалары, шул исәптән «Кулланучылар хокукларын яклау турында» 1992 елның 7 февралендәге 2300-1 номерлы Россия Федерациясе Законының төп нигезләмәләре, РФ Хөкүмәтенең 2020 елның 31 декабрендәге 2463 номерлы карары белән расланган ваклап сату-алу килешүе буенча товар сату кагыйдәләре каралды.

Катнашучыларга кулланучыларның шикаятьләрен һәм мөрәҗәгатьләрен карау тәртибе, сатып алучылар өчен сатучы һәм товарлар турында кирәкле мәгълүмат булу, түләнгән товар өчен касса һәм товар чеклары бирү турындагы таләпләр аңлатылды.

Товарда кимчелекләр ачыкланганда кулланучылар белән конфликтлы ситуацияләрне карау мәсьәләләре күтәрелде. Шулай ук сатучыларга кулланучылар проблемаларын ирекле хәл итү формуласын кулланырга киңәш ителә, ягъни судка кадәрге тәртиптә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International