Чаллы шәһәренең «Хезмәт ветераннары өчен Пансионат» МАУда Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яр Чаллы территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге белгечләре ял итүчеләр белән очраштылар. Белгечләр ял итүчеләргә индивидуаль консультацияләр бирү өчен чакырылган иде. Очрашу вакытында белгечләр ял итүче дүрт кулланучының хокукларын бозу мәсьәләләре буенча консультация бирделәр. Дәгъва хаты төзүдә ярдәм күрсәтелде.
Тыңлаучыларны РФнең 1992 елның 7 февралендәге «Кулланучылар хокукларын яклау турында»гы Законы белән таныштырдылар. Бу законда кулланучылар һәм җитештерүчеләр, импортерлар, башкаручылар, сатучылар арасында товарлар сату (эшләр башкару, хезмәт күрсәтү) вакытындагы мөнәсәбәтләр көйләнә. Кулланучыларның тормыш, сәламәтлек, кулланучылар һәм әйләнә-тирә мохит өчен тиешле сыйфатлы һәм куркынычсыз товарлар (эшләр, хезмәтләр) сатып алу, товарлар (эшләр, хезмәтләр) һәм аларны җитештерүчеләр (башкаручылар, сатучылар) турында мәгълүмат алу, аларның мәнфәгатьләрен дәүләт һәм җәмәгатьчелек тарафыннан яклау хокуклары билгеләнә, шулай ук әлеге хокукларны гамәлгә ашыру механизмы билгеләнә.
Ял итүчеләр барлык кызыксындырган сорауларга җаваплар алдылар, шулай ук «кайнар линия» телефонының 71-43-03 номеры буенча эшләве турында хәбәрдар булдылар.
Пансионатның игелекле һәм игътибарлы коллективы ял итүчеләренә карата кайгыртучанлык күрсәтә, уңайлы өй атмосферасы тудыра, игътибар белән колачлый, танып белү максатында файдалы очрашулар үткәрә. Ял итүчеләрнең безнең белгечләр белән очрашуы да уңышлы үтте. «Хезмәт ветераннары өчен Пансионат» МАУ җитәкчелеге белгечләргә башкарган эшләре өчен рәхмәт белдерде.