Нурлат шәһәрендәге кибеттә кулланучыларга консультацияләр бирелде

2023 елның 15 августы, сишәмбе

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы белгече Нурлат шәһәренең «Победа» кибетендә Кулланучылар хокукларын яклау турындагы законнарны аңлату буенча кулланучылар өчен консультация өстәле үткәрде. Сатып алучылар Кулланучылар базары өлкәсенә кагылышлы сорауларга квалификацияле җаваплар алырга мөмкинлек алдылар.

Чара барышында сыйфатсыз товарларны кайтару тәртибе, шул исәптән дәгъва белдерү сроклары аңлатылды. Товарларны ваклап сату – алу килешүе буенча сату кагыйдәләренең 5 пункты нигезендә, кулланучының дәгъвасы кергән очракта, сатучы аңа белдерелгән таләпләргә карата җавап җибәрергә тиеш.

Кызыксынучыларга кулланучылар мөнәсәбәтләре өлкәсендә актуаль темаларга мәгълүмати буклетлар тапшырылды: «Кулланучының тиешле сыйфатлы товарны алмаштыру һәм кайтару хокукы», «Кулланучы таләпләрен канәгатьләндерү вакыты» һәм башкалар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International