Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы хезмәткәре кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә предприятие хезмәткәрләренең белемнәрен арттыру максатыннан «Удача» кафесында укыту семинары үткәрде.
Чара барышында «Кулланучылар хокукларын яклау турында» Россия Федерациясе Законының төп нигезләмәләре һәм җәмәгать туклануы хезмәтләрен күрсәтү кагыйдәләре каралды.
Кулланучыларның шикаятьләрен һәм мөрәҗәгатьләрен карау тәртибе, башкаручы һәм аңа күрсәтелә торган хезмәтләр турында кирәкле мәгълүмат бирү, дәгъваларны карау тәртибе һәм вакыты турында таләпләр аңлатылды.
Кулланучылар белән конфликтлы ситуацияләрне карау һәм аларны судка кадәрге тәртиптә хәл итү мәсьәләләре күтәрелде.
Кафе вәкилләренең кулланучылар белән конфликтлы ситуацияләрне җайга салуда, шулай ук килеп туган мәсьәләләрне хокукый кырда һәм гамәлдәге норматив-хокукый актлар кысаларында хәл итүдә кызыксынуларын аерым ассызыклап үтәсе килә.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең территориаль органнары адреслары һәм телефоннары турында мәгълүматны үз эченә алган актуаль темалар буенча Кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендәге гамәлдәге законнарны аңлатучы брошюралар һәм буклетлар рәвешендәге мәгълүмати белешмәлекләр тәкъдим ителде.