Сатучының таләпне үтәүдән баш тартуы хаклымы?

2024 елның 28 октябре, дүшәмбе

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Түбән Кама территориаль органының эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлегенә Түбәнкамалыдан сорау килде:

 - Хатыныма интеренет-кибет аша сенсорлы экранлы кәрәзле телефон сатып алдым. Ләкин аның белән киңәшләшмәгәнгә күрә, телефон моделе ошамады. Яңа товарны кибеткә тапшырырга карар кылдым, ләкин, сенсорлы экранлы кәрәзле телефонның техник яктан катлаулы товарларга каравына сылтама ясап, кире кагылды. Кибет таләпне үтәүдән законлы рәвештә баш тартканмы?

Түбән Кама территориаль органы белгечләре аңлатканча, интернет-кибеттән (дистанцион ысул белән) сатып алынган теләсә нинди товарны тапшырганнан соң җиде көн эчендә кире кайтарып була (яңа булган очракта, барлык завод ярлыклары урынында булса). Сатып алудан баш тартканнан соң, сатучы акчаны клиентка ун көн эчендә кайтарырга тиеш. Илтеп җиткерү бәясе кире кайтарылырга тиешле суммадан алына. Әгәр сатучы сатып алучыга товарны язма рәвештә кире кайтару кагыйдәләре турында мәгълүмат җиткермәгән булса, кулланучының сатып алудан баш тартырга хокуклы чоры өч айга кадәр арта. Шуңа күрә сатучының баш тартуы хокуксыз.

«Кулланучылар хокукларын яклау турында» РФ Законының 26.1 маддәсе нигезендә ерактан сатып алынган җитешсезлеге ачыкланган товарны кире кайтару гамәлдәге законнарда каралган гадәти тәртиптә башкарыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International