Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органына шәһәрдә яшәүче хатын-кыз, гарантияле ремонт вакытында башкаручы әйбергә зыян китергән бәхәсле вәзгыятьтә кулланучыларның хокукларын аңлатуны сорап мөрәҗәгать итте. Агымдагы елның җәендә хатын-кыз автомат кер юу машинасы сатып алган, сатып алганнан соң бер айдан товарда кимчелекләр барлыкка килгән. Кер юу машинасы техник яктан катлаулы товарлар исемлегенә кергәнлектән, сатучы аны гарантияле ремонтка алган. Кулланучының таләбе буенча, сатучы аңа тиешле срокта алмаш товар биргән. Ләкин машинаны ремонттан алгач, аның алгы панелендә шактый сизелерлек янчелгән эзләр барлыкка килгәнлеге ачыкланган. Сатып алучыга бу ошамый, һәм ул товардан баш тартырга була. Бу очракта аны кулланучының хокуклары һәм бурычлары кызыксындыра.
Кулланучыга Россия Федерациясе Гражданлык кодексының 902 маддәсе аңлатылды. РФ ГК 902 маддәсенең 2 пункты нигезендә, бушлай саклаганда, әйберләрне югалту, җитешмәү яки зыян китерү аркасында йөкләүчегә китерелгән зыян, әйберләрне югалту һәм зарарлау өчен - югалган яки җитешмәгән әйберләрнең бәясе күләмендә; әйберләрне зарарлаган өчен - аларның бәясе төшкән сумма күләмендә кулланучыга кире кайтарыла.
3 пункт нигезендә, саклаучы җавап бирә торган зарарлану нәтиҗәсендә әйбернең сыйфаты шулкадәр үзгәргән ки, ул башлангыч билгеләнеше буенча файдаланыла алмый икән, йөкләүче аннан баш тартырга һәм саклаучыдан бу әйбернең бәясен, шулай ук башка зыянны кайтаруны таләп итәргә хокуклы, әгәр законда яки саклау шартнамәсендә башкасы каралмаган булса.
Бу очракта сатучы кулланучыга товар бәясе төшкән сумма күләмендә зыянны капларга тиеш. Үз хокуклары турында белгәч, кулланучы товар сатучыга зыянны каплауны таләп итеп мөрәҗәгать иткән. Шуннан соң сатучы ирекле рәвештә зыян күргән якка товар бәясенең 10 %ын түләргә ризалашкан.