Нәрсә ул «сыйфат»?

2024 елның 14 ноябре, пәнҗешәмбе

Бөтендөнья сыйфат атналыгы кысаларында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яр Чаллы территориаль органы белгечләре Яр Чаллы шәһәренең һәм якын-тирә районнарның хезмәт ветераннары пансионатында ял итүчеләр өчен чара үткәрделәр. Катнашучылар белән сыйфат төшенчәсен тикшерделәр.  Без бу төшенчәгә күнеккән һәм аны көндәлек тормышыбызда һәр җирдә очратабыз.

Нәрсә ул «сыйфат»? Ул кайчан барлыкка килгән? Аңа тагын нинди төшенчәләр иярә?

Сыйфат - ул эшләнмәнең, хезмәтләрнең аңа салынган функцияләрне гарантияле үтәү сәләтен билгели торган фәлсәфи төшенчә.

Сыйфат, төшенчә буларак, борынгы кеше таштан эш кораллары ясаганнан һәм алардан файдалана белгәннән соң барлыкка килгән. Ләкин һәрбер таш та борынгы кешенең таш пычаклар, ук очлары яки сөңге ясау ихтыяҗларын канәгатьләндермәгән. Таш үткен кискеч кырый ясап, тишелергә яки катламланырга тиеш булган һәм үзеннән-үзе шактый каты булырга тиеш. Һәм шундый ташлар кремень һәм обсидиан булып чыккан. Таш корал сыйфатына беренче таләпләр барлыкка килгән, «Стандартлаштыру» төшенчәсе һәм «Метрология» төшенчәсе барлыкка килгән. Пычакның озынлыгын, ук яки сөңге очының зурлыгын, кискеч кырыйның үткенлеген үлчәргә кирәк булган. Үткен кырыйның сыйфатын, ук яки сөңге очының хайван тиресен тишеп, мускул тукымасына тирән үтеп керү сәләтен бәяләргә һәм чагыштырырга кирәк булган, бигрәк тә башка төркем кешеләр белән товар алмашканда. Аннан соң «Сертификация» төшенчәсе барлыкка килә. Әлбәттә, борынгы кеше бу төшенчәләрне кулланмаган, ләкин ул аларның үз тормышында даими катнашкан. Таш корал яки хезмәт коралларын индивидуаль җитештерүчеләрнең һәрберсенең аларның сыйфаты турында үз күзаллаулары һәм аларны ясау технологияләрендә үз серләре булган.

Ә безнең көннәрдә «продукциянең сыйфаты» төшенчәсе, «Кулланучылар хокукларын яклау турында» 1992 елның 07 февралендәге 2300-1 номерлы Россия Федерациясе Законының 4 статьясындагы нигезләмәләрдән күренгәнчә, аңа кулланучылар ихтыяҗларын канәгатьләндерү сәләтен бирә торган үзлекләр җыелмасыннан гыйбарәт. Сыйфатлы продукция мәҗбүри таләпләргә, килешү шартларына туры килергә, сатып алына торган максатларда файдалану өчен яраклы булырга, үрнәк яисә тасвирламага туры килергә тиеш.

Хәзерге вакытта РФ Хөкүмәте тарафыннан товарларның аерым төркемнәрен идентификацияләү чаралары белән маркировкалауга мәҗбүри таләпләр билгеләүче закон актлары кабул ителде. «Честный знак» дәүләт маркировкасы – ул легаль булмаган әйләнештән саклау һәм сыйфатлы продукция сатып алуга гарантияне арттыруга китерә.

Хәзерге вакытта сатып алучыларга «Честный знак» цифрлы маркировкалы милли системада товарларның легальлеген мөстәкыйль тикшерү мөмкинлеге бар. Data Matrix уникаль кодын махсус кушымта ярдәмендә сканерлап, товарларның җитештерүчедән яки импортердан сатып алучыга кадәр хәрәкәтен күзәтергә, сатучы, товарның яраклылык срогы, аны җитештерү датасы, гарантияле йөкләмәләр турында мәгълүмат алырга мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International