Лицензиясез эшчәнлек

2015 елның 29 октябре, пәнҗешәмбе

 Тотакка әйләнгәннәр. Бүген «Sky Lounge» рестораны хезмәткәрләре җәмәгать туклануы предприятиеләренә чираттагы мониторинг үткәрү барышында   Дәүләт алкоголь инспекциясенең җирле органы белгечләрен бүлмәләрендә бикләп калдырган. Баксаң, әлеге предприятие әле һаман лицензиясез эшчәнлеген дәвам иттерә икән. Администратор, хәмер продукциясе белән сәүдә итүгә рөхсәт документларын таләп иткәч,  контрольлек итүче орган белгечләрен ресторан бүлмәсенә бикләп куюга хәтле барып җиткән.

- Безгә кул күтәрә башладылар. Хәмерләрен яшерделәр. Утны сүндереп,  документлар тутырырга комачауладылар. Безгә полиция чакыртудан башкача чара калмады, - ди ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чаллы территориаль органы консультанты Ольга Машанова.

Бүгенге рейд барышында  якынча 400 шешә хәмер продукциясе тартып алынган.  предприятие җитәкчесенә, эшне алга таба арбитраж судында карап тикшерү өчен, уведомление җибәреләчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International