Балачактан ук хокук белемнәре белән таныша башлау кирәк

2015 елның 30 октябре, җомга

 Кешегә инде мәктәп бусагасын атлап керүгә үк хокук белемнәрен өйрәнә башларга кирәк. Чөнки бала нәкъ менә шушы чорда коллективта үз-үзен тоту, теләк-мөмкинлекләрен тирәсендәгеләрнең теләк-мөмкинлекләре белән чагыштырып карау, җаваплылык нигезләренә  өйрәнә бит.

Кулланучылар хокукларын яклау буенча лекцияләр үткәрүдә иң мөһим бурыч – яшь гражданнарның хокукый аң-белемнәрен үстерүне, шулай ук хокуклары һәм бурычларын тормышка ашыруга әзер булуларын тәэмин итү.

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы хезмәткәрләре Баулы шәһәренең 1 нче урта мәктәбе һәм Урыссу шәһәр тибындагы бистәсе урта мәктәбе укучылары өчен лекцияләр үткәрде. Чараның төп максаты – яшь буында җәмгыятебез тормышының барлык өлкәләре өчен кирәкле сыйфатлар, күнекмәләр булдыру һәм, кулланучыларның төп хокукларын турында белемнәр аша,  аларны тормышта кулланырга өйрәтү.

Территориаль орган хезмәткәрләре, балаларның өйләрендә үзлектән өйрәнүләре өчен, кулланучыларга тәгаенләнгән белешмәлекләр дә өләште.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International