Әлмәттә легаль булмаган хәмергә каршы көрәш дәвам итә

2015 елның 9 ноябре, дүшәмбе

Әлмәт районы хакимияте башлыгы Айрат Хәйруллин хосусый эшмәкәрләр, Дәүләт алкоголь инспекциясе һәм полиция вәкилләре белән киңәшмә үткәрде. Очрашуда хәмер базарының торышы турында сүз барды.

Әлмәттә легаль булмаган хәмер сату фактларын ачыклау һәм кисәтү буенча зур эш алып барыла. Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы җитәкчесе хәбәр иткәнчә, соңгы вакытларда шешәләренә махсус федераль маркалар ябыштырылган ялган хәмер продукциясен сату очраклары ешайган.

-  Бу продукция ГОСТ таләпләренә туры килми, эчкән очракта сәламәтлеккә куркыныч белән яный, - дип басым ясап әйтте ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы начальнигы Миләүшә Михеева.

Әйтергә кирәк, сыйфатсыз хәмер сәламәтлеккә зыян салып кына калмыйча, үлем-китемгә дә китерергә мөмкин. Әнә соңгы 10 ай эчендә Әлмәттә 39 кеше хәмердән агуланган, шул исәптән 20се җан тәслим кылган. Халык телендә  “фанфурик”лар дип аталып йөртелгән спиртлы сыекчаларның да сәламәтлеккә ни дәрәҗәдә зыянлы булуы тагын бер кат эшмәкәрләрнең исләренә төшерелде.

- Мониторинг мәгълүматларына караганда, соңгы 2 елда Әлмәт районында моның ише сыекчадан агулану очраклары теркәлеп килә. Әйе, яна торган теләсә нәрсә эчә торган кешеләр бар.  Фанфурик сатып, сез аңа кабер казыйсыз. Мондый адәмнең туганнары һәм якыннары турында да уйлагыз инде бераз, - дип мөрәҗәгать итте эшмәкәрләргә  Роспотребнадзор”ның ТР буенча идарәсе территориаль органы начальнигы урынбасары Ирина Хәйруллина.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International