ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе – Сыйфатсыз товарлар күләме узган елдагыдан ким түгел

2015 елның 11 ноябре, чәршәмбе

Татарстан Дәүләт алкоголь инспекциясе ел башыннан бирле халыктан 19 меңләп мөрәҗәгать алган. Шуның 84 проценттан артыграгы сыйфатсыз товарлар һәм хезмәтләр күрсәтүне сату белән бәйле. Бу хакта “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында “Европа сыйфат атнасы һәм Татарстан Республикасында кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләләре” дигән темага  багышлап үткәрелгән матбугат конференциясендә ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге начальнигы  Розалия Арсланова хәбәр итте.

Аның әйтүенчә, кулланучыларның моң-зары беренче чиратта катлаулы көнкүреш техникасының, кәрәзле телефоннар, кием-салым, аяк киеме, торак-коммуналь хезмәтләр, көнкүреш хезмәтләренең  сыйфатсыз булуына бәйле.

Ачыкланган сыйфатсыз товарлар күләме узган елдагыга караганда кимемәгән һәм кайбер товар төркемнәре буенча 70 проценттан артып киткән.

Розалия Арсланова сүзләренә караганда, бүген ризыкның сәламәтлек өчен куркыныч белән янамавын һәм сыйфатын тәэмин итү эшендә әлеге мәсьәлә буенча норматив-законнар базасының камил булмавы аяк чала.   Товарлар базарында җитештерүчеләр үзләре үк эшләгән төрледән-төрле техник шартлар буенча җитештереп чыгарыла торган продукция ассортименты  артканнан-арта. Бу исә аларга рецептураларына үзләре өчен отышлы булган чимал кертү (кайвакыт продукт составын тулысынча үзгәртүгә китергән) хокукы бирә.

«Узган елда 400 атамадагы продукция тикшерелде. Шунысы аяныч: асылда балалар өчен билгеләнгән продукциядә товарларның тиешле таләпләргә туры килмәве ачыкланды. Әйтик, эремчек сыроклары арасыннан 78 процентының билгеләнгән таләпләргә туры килмәве билгеләнде. Продукциянең, ялган продукция, дип танылуыннан тыш, кайберләрен әзерләүдә каймак урынына үсемлек майлары кулланылганлыгы ачыкланды. Эчәк таякчыклары һәм төрле стафилококклар табылу очраклары да булды.  Гәрчә барлык продукция  саклау шартлары үтәлә торган зур сәүдә челтәрләрендә сатып алынуга карамастан бит әле!” - дип басым ясап әйтте ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе вәкиле.

Ул шулай ук быел  Европа сыйфат атнасына әзерләнү кысаларында 250дән артыграк атамадагы ризыкның тикшерелгәнлеген дә искәртеп үтте.

“Без каймак; традицияләребездән  үзгә технологияләр буенча әзерләнгән кулинария ризыклары (роллы, суши); милли камыр ризыклары; әзер аш-су (салатлар) сыйфатын тикшердек. Роллы һәм сушиның 50 үрнәге арасыннан 41е, стандарт түгел, дип танылды. Быел сыйфатсызлык күрсәткече тагын да зуррак булып, 82 процентка җитте”, - дип билгеләп үтте Розалия ханым. Ул шулай ук хәзерге вакытта балык консервлары һәм эремчекнең тикшерелүен дә хәбәр итте.

“Иртәгә кош-корт продукциясен: итен, тавык йомыркаларын контроль сатып алуны үткәрәчәкбез”, - дип йомгак ясады чыгышына Р.Арсланова.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International