Чаллыда яшәүче берәү спиртлы продукцияне законсыз сату турында хәбәрләре өчен 28 мең сум алган инде

2017 елның 27 гыйнвары, җомга

 “Халык контроле” системасына алкогольле һәм спиртлы продукция сату өлкәсендә закон бозу фактлары турында хәбәр иткән өчен матди бүләкләүнең әйбәт кенә нәтиҗәләре күренә: Түбән Камада яшәүче бер ханым әнә шундый 9 хәбәр өчен 19 мең сум, Казанда бер ир-ат – 34 хәбәр өчен 50 мең сум, Чаллыда берәү – 23 хәбәр өчен 28 мең сум алган инде. Автомобиль төзүчеләр шәһәрендә 2016 елда әлеге система аша 224 хәбәр килеп кергән. Әмма хәбәрләрне карап тикшерү нәтиҗәләре буенча 90 очракта закон бозу факты расланмаган.

Татарстанда сыйфатсыз алкогольле продукцияне ачыклау проблемасы аерым игътибар үзәгенә алына. Узган елда республикада 776 кеше хәмердән агуланган, шулардан 36сы – балалар. 267 очрак үлем-китем белән тәмамланган.

Чагыштыру өчен – 2015 елда Татарстанда яшәүче барлыгы 1198 кеше  сыйфатсыз хәмер эчеп зыян күргән. Бу хакта бүген ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең йомгаклау коллегиясендә “Роспотребнадзор”ның ТР буенча идарәсе җитәкчесе  Марина Патяшина хәбәр итте.

“Роспотребнадзор”ның ТР буенча идарәсе башлыгы билгеләп үткәнчә, Татарстанда соңгы дистә ел эчендә беренче тапкыр буларак хәмердән көчле агуланулар теркәлмәгән.

Республика Премьер-министры Илдар Халиков коллегия утырышында катнашучыларга алкогольле продукция  сатуга контрольлекне көчәйтү зарурилыгын аңлатты. ”Кибетләребез киштәләрендә фәкать сыйфатлы продукция гына урын алырга тиеш. Ваклап сату өлкәсен сыйфатсыз продукция җибәрүчеләрдән сакларга кирәк”, - дип йомгак ясады ул.

Шәһәр мэры Наил Мәгъдиев халыктан спиртлы продукция сату фактлары буенча алына торган мәгълүматларны кичекмәстән карарга кушты. “Шәһәрдә законсыз урнаштырылган киоскларны һәм, иң элек, “ике төрле максаттагы” продукция белән сәүдә итүче киоскларны сүтәргә кирәк”, - диде ул.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International