2021 елның 24 августына «кега» транспорт тарасында китерелә торган сыра һәм сыра эчемлекләре, сидр, пуаре һәм медовуха җитештерү, төяп җибәрү һәм бердәм дәүләт автоматлаштырылган мәгълүмат системасында (БДАМС) чагылдыру Экспериментында Татарстан Республикасы һәм Россия Федерациясенең башка төбәкләреннән 50 дән артык предприятие катнаша.
«Гознак» АҖ сыра продукциясен маркировкалау экспериментында катнашучылар адресына 2,1 млн. данә махсус марка төяп озаткан.
Сыйфатсыз һәм контрафакт продукция тарату - кулланучылар өчен дә, җитештерүчеләр өчен дә җитди проблема. Бу финанс югалтулары гына түгел, җитештерүче репутациясендә дә чагылыш таба, кайбер очракларда кулланучыга физик зыян китерергә мөмкин.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе хәбәр итә: 2020 елның 20 нче гыйнварында Алкоголь базарын җайга салу буенча федераль хезмәт белән төзелгән 1 номерлы килешү, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2020 елның 18 нче февралендәге 122 номерлы карары нигезендә, 2020 елның 1 нче апреленнән башлап республика территориясендә «кега» транспорт савытында китертелә торган сыра һәм сыра эчемлекләрен, сидр, пуаре, медовуханы мондый продукция әйләнешен күзәтүне идентификацияләү чаралары белән маркалау буенча эксперимент (алга таба – Эксперимент) уздырыла.