Халык белән аңлату эшләре алып бару максатыннан, Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы башлыгы вазыйфаларын башкаручы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге консультанты белән берлектә Чистай муниципаль районының Данауровка авыл җирлеге башкарма комитеты белгечләре өчен семинар-уку һәм гражданнарны күчмә кабул итү оештырды.
Бөтендөнья кулланучылар хокукларын яклау көненең темасы, кулланучыларның белем дәрәҗәсен арттыру максатында, бу өлкәдә булган проблемаларга халыкның игътибарын җәлеп итүгә ярдәм итәргә тиеш.
2020 елның 5 нче мартында ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы башлыгы Булат Кадыйров һәм ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы контроль-инспекция бүлегенең әйдәп баручы белгеч-эксперты Илшат Бәдретдинов Кукмара муниципаль районының Нырты авыл җирлегендә, урынга чыгып, гражданнарны кабул итте.