Кулланучылар белән эшләү аларны агартуга, законда тәкъдим ителгән хокуклар, гарантияләр һәм яклау ысуллары белән таныштыруга юнәлдерелгән. Бу, барыннан элек, мәктәпләрдә, һөнәри уку йортларында дәресләр үткәрүне үз эченә ала.
Хәзерге тормышта "Кулланучыларның хокукларын яклау турында" РФ Законы принциплары еш бозыла. Күп кенә кешеләр үз сорауларына җавапны челтәрләрдән эзләргә мәҗбүр.
Шунысы билгеле, сатучылар товар бәясен түләмәс яки аны кире кабул итмәс өчен төрледән-төрле сәбәпләр уйлап чыгара. Әйтик, еш кына кибет хезмәткәрләре сатып алучыны хезмәттәшлек турында шартнамә булмаган сервис үзәгенә җибәрә. Яки сәүдә предприятиесе товарның яраксызлыгы турында сервис үзәгеннән бәяләмә бирүне таләп итә.
Хезмәт күрсәтүне популярлаштыру, шулай ук хезмәтләр күрсәтүнең сыйфатын яхшырту максатында Арча районының күпфункцияле үзәгендә ай саен кулланучыларның хокукларын яклау мәсьәләләре буенча консультация үткәрелә.
ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы белгече Әтнә районы КФҮ ДБУ филиалында чарага килүчеләр белән чара үткәрде.
Җәйге каникуллар тәмамланды, Чаллы шәһәренең "Хезмәт ветераннары өчен пансионат" МАҖ пенсионерларга кулланучыларның хокукларын яклау өлкәсендә мәгълүмат бирү һәм агарту эше яңартылды. ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чаллы территориаль органының кулланучыларның хокукларын яклау бүлеге белгечләре һәм "Хезмәт ветераннары өчен пансионат" МАҖ җитәкчелеге арасындагы тыгыз хезмәттәшлек пансионатта ял итүчеләр белән даими очрашулар оештыру мөмкинлеген бирә.