ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яр Чаллы территориаль органы хезмәткәрләре Тукай районы Түбән Суыксу урта мәктәбенең сигезенче сыйныф укучылары белән очрашу үткәрделәр. Чараның максаты-төбәк мәктәп укучылары арасында олимпиаданың колачын киңәйтү, кулланучылар хокуклары турындагы белемнәрне үстерү һәм укучыларны «Кулланучылар хокукларын яклау турында»2300-1 номерлы Россия Федерациясе Законын өйрәнергә этәрү.
Татарстан Республикасында җитештерелгән продукцияне этәрү максатларында Баулы шәһәрендәге «Магнит» кибетендә «Татспиртпром»АҖ җитештергән алкоголь продукциясеннән дегустация узды. Кибет сатып алучыларга җирле җитештерүченең продукциясе тәкъдим ителгән.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы хезмәткәрләре Арча шәһәренең сәүдә комплексында кизү торганда сатып алучыдан мөрәҗәгать килгән:
- Ике ай элек пылесос сатып алдык, башта яхшы эшләде, хәзер артык җылына һәм тиз сүнә. Гарантия срогы тәмамланмаган, кибеткә мөрәҗәгать иткәннәр, администратор шәһәрнең икенче башында урнашкан сервис үзәгенә җибәргән. Нишләргә?
ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яр Чаллы территориаль органы белгечләре Тукай районында кулланучылар базары өлкәсендә халык өчен чираттагы профилактик чара үткәрделәр.
Әлмәт территориаль органының эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге хезмәткәрләре Венера Шәрәфетдинова һәм Ога Шәфыйкова Әлмәт шәһәренең 15нче урта мәктәбенең 8нче һәм 9нчы сыйныф укучылары өчен кулланучылар хокуклары буенча дәрес үткәрделәр.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы хезмәткәрләре Саба районы Сатыш мәктәбенең 7-11 сыйныф укучылары өчен кулланучылар белемнәре нигезләре буенча сыйныфтан тыш дәрес үткәрделәр.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органына шәһәр кешесе телефон аша өч айдан артык элек сатып алынган циркуляр пычкыдагы кимчелекләр ачыкланганда аның хокукларын аңлатуны сорап мөрәҗәгать итте. Сатучы янына барыр алдыннан ул территориаль орган белгечләре белән киңәшләшергә булган.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Түбән Кама территориаль органының эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге хезмәткәрләре Түбән Камадагы кадрлар үзәгенә килүчеләр өчен оештырылган чараларда һәрвакыт рәхәтләнеп катнашалар. Шушы көннәрдә пенсия яшендәге гражданнар һәм өлкәннәр өчен эшкә урнашу һәм социаль ярдәм мөмкинлекләренә багышланган махсус вакансияләр ярминкәсе уздырылды.
Татарстан Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яр Чаллы территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге хезмәткәрләре Яр Чаллы шәһәрендәге Хезмәт ветераннары пансионаты пенсионерлары белән очрашу үткәрделәр. Төп тема БМО тарафыннан «тотрыклы яшәү рәвешенә Гадел күчү»дип игълан ителгән 2025 елгы Бөтендөнья кулланучылар хокукларын яклау көне турында фикер алышу булды.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы хезмәткәре ведомство буйсынуындагы Балык Бистәсе районы территориясендә хокукый грамоталылык дәрәҗәсен күтәрүгә һәм халыкка кулланучылар хокукларын яклау, шулай ук хуҗалык субъектлары белән кулланучыларга хезмәт күрсәтүнең сыйфаты һәм культурасы мәсьәләләре турында мәгълүмат бирүгә юнәлдерелгән чаралар үткәрде.