ЯҢАЛЫКЛАР


8
июнь, 2021 ел
сишәмбе

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органына кулланучы Х. «Renault Duster» автомобилен гарантияле ремонтлау уңаеннан автосалон белән бәхәсле мәсьәләне хәл итүдә ярдәм итүне сорап мөрәҗәгать итте. Автомобильгә гарантия срогы - өч ел яки 100 000 км юл үтү. Автомобильгә гарантия срогы 2021 елның 5 июнендә тәмамланырга тиеш була. 

Тэги: гарантия ремонты

31
август, 2019 ел
шимбә

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органына гражданка С. планшет компьютерына гарантия ремонты буенча килеп туган бәхәсле мәсьәләне хәл итүдә булышлык күрсәтү үтенече белән мөрәҗәгать итте. Җитешсезлекләр ачыклану сәбәпле, товар гарантия ремонтын ясату өчен сатучыга тапшырылган булган. Исемлек буенча товарда, вак тырналу һәм сөртелү урыннарыннан тыш, механик зыяннар булмаган. Планшетны ремонтлатканнан соң кабул иткәндә, анда механик зыян булуы, ә атап әйткәндә, экранның аскы почмагында ярылу урыны барлыкка килгәнлеге ачыкланган. Әлеге җитешсезлек товарны сатучыга тапшырганнан соң, ягъни аның гаебе белән килеп чыккан. Әмма сатучы үзенең гаебен танымаган һәм товарны кулланучыга тапшыру турында таләп иткән.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International