ЯҢАЛЫКЛАР


26
ноябрь, 2019 ел
сишәмбе

“Кулланучылар хокукларын яклау турында” РФ Законы кулланучыга сыйфатсыз товар сату яки башкарылган эш (күрсәтелгән хезмәт) җитешсезлекләренә бәйле рәвештә китерелгән зыянны тулысынча каплауны таләп итү хокукын бирде.

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органына ярдәм сорап мөрәҗәгать иткән кулланучыларга  зыянны кайтару буенча сатучыга яки башкаручыга таләпләр кую тәртибе аңлатыла. 


8
октябрь, 2019 ел
сишәмбе

ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы хезмәткәре Айрат Шәйхетдинов Нагорный бистәсе китапханәсендә пенсионерлар белән очрашу үткәрде.

Чарада катнашучыларга кулланучыларның хокукларын яклау өлкәсендә мөнәсәбәтләрне җайга салучы закон һәм норматив актлар турында мәгълүмат бирелде.

Кулланучылар игътибарына "Кулланучыларның хокукларын яклау турында"  1992 елның 7 февралендәге 2300-1 номерлы Россия Федерациясе Законының төп нигезләмәләре хакында җиткерелде.


30
сентябрь, 2019 ел
дүшәмбе

Чаллы территориаль органының әйдәп баручы белгеч-эксперты ТР Актаныш районының Уразай урта мәктәбендәге 6-7 сыйныф укучылары белән чара үткәрде.

Укучылар игътибарына үз хокукларыңны һәм якыннарыңның хокукларын яклау белән кызыксыну максатында кулланучыларның хокукларын яклау турында законнар тәкъдим ителде.


23
сентябрь, 2019 ел
дүшәмбе

Яңа уку елы башлану белән укучыларга хокукый мәгълүмат бирү эше яңартылды. 12 сентябрьдә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы һәм "Роспотребнадзор"ның Татарстан Республикасы буенча идарәсенең территориаль органы белгечләре 1 нче санлы Алексеевск урта мәктәбе укучылары өчен кулланучыларның хокукларын яклау, коррупциягә каршы көрәшү, экстремизмны, терроризмны, шәхескә, җәмгыятькә, дәүләткә каршы җинаятьләрне профилактикалау өлкәсендәге закон нормаларын аңлату буенча лекцияләр үткәрде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International