Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яр Чаллы территориаль органы коллективы 23 ел дәвамында шәһәрнең һәм республиканың иҗтимагый тормышында актив катнаша, коллектив тарафыннан кертелгән күпьеллык традицияләрне үти.
Бу көннәрдә пенсионерларга аерым игътибар бирелә: аларны чәй табыннарына, концертларга һәм башка чараларга чакыралар, өйләренә барып котлыйлар, бүләкләр тапшыралар, көчтән килгәнчә ярдәм итәләр.
Хезмәттәшләрен өлкәннәр көне белән котлау Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы өчен матур традициягә әверелде.