Нурлат районы территориясендә алкогольле һәм спиртлы продукциянең законсыз әйләнешен ачыклау һәм мондый очракларга юл куймау буенча ведомствоара комиссия утырышы эшендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе җитәкчесе Җәүдәт Әхмәтханов катнашты.
Ведомствоара комиссия утырышы район башлыгы Алмаз Әхмәтшин рәислегендә узды. Киңәшмәдә ведомство хезмәтләре, район оешмалары һәм предприятиеләре җитәкчеләре, авыл җирлекләре башлыклары, шулай ук кече бизнес вәкилләре катнашты.