Кибеттә сатып алулардан аермалы буларак, дистанцион сатып алу ысулы товарны сайлау, заказ бирү һәм түләү моментлары, кагыйдә буларак, бер берсенә туры килми. Бу бәхәсле хәлләргә китерергә мөмкин.
Дистанцион ысул белән сатып алынган товарга карата бәхәсләр, кагыйдә буларак, түбәндәге очракларда барлыкка килә:
- кулланучы товар алган вакытта товарның заказга туры килмәве ачыклану (мәсәлән, төс, төсмере);
- сатып алучыга сыйфатсыз товар китерелү;
- товар я китерелмәгән, я сатучы билгеләгән срокны бозып китерелгән.
Берничә дистә ел элек берәү дә интернет аша ашамлыкларга заказ бирергә мөмкин булуын күз алдына да китерә алмагандыр.
Традицион сатып алулардан сатып алуның цифрлы моделенә күчү хәзер берәүне дә шаккатырмый, интернет-кибетләр һәм маркетплейслар безне бөтен яклап урап алды. Бу тармак көннән-көн яхшыра бара: ассортимент арта, товарларның яңа категорияләре барлыкка килә, ә заказларны кабул итү һәм китереп бирү автоматлаштырыла.
ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Түбән Кама территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге хезмәткәрләре “Изгелек” үзәгендә даими рәвештә кулланучылар хокукын яклау темасына чаралар үткәрә. Кайсебер чикләүләр сәбәпле “Изгелек” үзәге хәзер халыкны кабул итми. Әмма бу кулланучылар хокукын яклау буенча мәгълүмат җиткерү туктатылды дигән сүз түгел