Бүлмә гөлләре күзләрне сөендерә, интерьер дизайнын бизи һәм фатирда һаваны чистарта. Тормышта бер генә тапкыр булса да үз торагына яшел дустын сатып алу турында уйламаган кеше табылмас, мөгаен.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге белгече бүлмә үсемлекләрен сатып алучылар арасында кулланучыларның аң-белемнәрен арттыру өчен «Кулланучылар хокукларын яклау турында» Россия Федерациясе Законының төп нигезләмәләрен искә төшерү максатыннан семинар үткәрде.
Бүлмә гөлләре үзләренең төп функциясен башкаралар: кешеләргә шатлык бүләк итәләр, аларга сәламәт булырга, димәк, яхшырак эшләргә, зуррак уңышларга ирешергә булыша.