Беренче язгы бәйрәм - 8 Март Халыкара хатын-кызлар көне якынлаша. Бүләксез нинди бәйрәм инде ул?
Зәркән эшләнмәләре - 8 Март өчен бик кирәкле һәм оригиналь бүләк.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яр Чаллы территориаль органының эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге белгечләренә зәркән әйберләрен кире кайтару яки алыштыру буенча кулланучылардан бик күп сораулар килә.
Зәркән әйберләре һәм башка кыйммәтле металл һәм (яки) кыйммәтле ташлардан ясалган әйберләрне сату үзенчәлекләре «Кулланучылар хокукларын яклау турында» 07.02.1992 елның 2300-1 номерлы Россия Федерациясе Законы һәм Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 2020 елның 31 декабрендәге 2463 номерлы карары белән расланган ваклап сату-алу килешүе буенча товар сату кагыйдәләре белән регламентлана.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы хезмәткәрләренә сәүдә үзәкләрендә кизү тору барышында зәркән эшләнмәләрен сатуга кагылышлы сораулар белән мөрәҗәгать итәләр. Шуның белән бәйле рәвештә, кулланучыларга әлеге өлкәдә аларның хокуклары турында сөйләячәкбез.
Түбән Кама территориаль органы хезмәткәре Эльвира Милочкина Зәй районы Башкарма комитетының икътисад бүлеге баш белгече Алия Фәйрушина белән берлектә хуҗалык итүче субъектлар өчен кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә закон нигезләре буенча консультация чаралары үткәрде.