Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы белгечләре 2021 елның 18 мартында үткәрелгән мониторинг барышында, Яңа Чишмә районының Шахмай авылы кибетендә яраклылык вакыты чыккан сыра продукциясенең сәүдә залында булу фактын ачыклады.
Татарстан Республикасы дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталының «Халык контроле» дәүләт мәгълүмат системасы бүлегенә, Ютазы районы Ютазы авылында урнашкан шәхси эшмәкәр кибетендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы контроль-инспекция бүлеге хезмәткәрләре алкогольле продукцияне, аерым алганда, товар-транспорт накладнойларыннан башка, ярашлылык турында декларациясез һәм яраклылык срогы чыккан сыра сату факты турында мөрәҗәгатьне тикшерде. Тикшерү барышында күрсәтелгән хокук бозулар расланды.
Татарстан Республикасы Арбитраж судына Россия Эчке эшләр министрлыгының Азнакай районы буенча идарәсенең ЭБ һәм ПК бүлеге хезмәткәрләре һәм Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы хезмәткәрләре белән берлектә тикшерү материалы җибәрелде.