Коррупция икътисад үсешенә, дәүләт идарәсе процессларының тотрыклылыгына, хакимият белән җәмгыять арасындагы үзара мөнәсәбәтләргә турыдан-туры тискәре йогынты ясый торган тотрыксызландыручы фактор булып кала бирә.
Коррупциянең үзенчәлекле ягы булып хезмәткәрләрнең үз вазыйфалары буенча булган хокукларыннан һәм мөмкинлекләреннән законсыз рәвештә, дәүләт мәнфәгатьләренә зыян китереп һәм шәхси баю максатында файдалануы тора.
РФ Административ хокук бозулар кодексында коррупция юнәлешендәге хокук бозуларга багышланган аерым бүлек юк.
Хокук бозуны коррупциячел дип квалификацияләү өчен матди кызыксыну булу, вазыйфаи вәкаләтләрне үз мәнфәгатьләрендә куллану һәм нәтиҗәдә нормаль идарә эшчәнлеген бозу кирәклегеннән чыгып, түбәндәге составларны коррупциячелләргә кертергә мөмкин:
Халыкара коррупциягә каршы көрәш көне 2003 елдан бирле ел саен 9 декабрьдә билгеләп үтелә. Бу көнне БМО Генераль Ассамблеясе тарафыннан 2003 елның 1 ноябрендә кабул ителгән Берләшкән Милләтләр Оешмасының коррупциягә каршы Конвенциясе (алга таба – Конвенция) имзалау өчен ачылды. Конвенциянең максаты - коррупцияне кисәтү һәм бетерү.
Халыкара инвалидлар көне кысаларында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы һәм Роспотребнадзорның Татарстан Республикасы буенча идарәсе белгечләре Нурлат өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йортында кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә гамәлдәге законнарны аңлату буенча әңгәмә үткәрделәр.
Халыкара коррупциягә каршы көрәш көненә багышланган мәгълүмати-аңлату акциясе кысаларында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яшел Үзән территориаль органы контроль – инспекция бүлегенең әйдәп баручы белгеч-эксперты Гөлчәчәк Гафиятуллина ТР Халыкны эш белән тәэмин итү үзәгенең Кайбыч районы бүлеге хезмәткәрләре белән очрашу уздырды. Белгечләргә коррупциянең нәрсә икәнлеге, аның төрләре һәм формалары, коррупцион җинаятьләр өчен җаваплылык турында мәгълүмат бирелде.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы башлыгы Марина Егорова территориаль орган карамагындагы Татарстан Республикасының Лаеш муниципаль районына барды.
Ел саен 9 декабрьдә билгеләп үтелә торган Халыкара коррупциягә каршы көрәш көне кысаларында Көек авыл җирлегендә яшәүчеләр белән очрашуда коррупциягә каршы көрәш турында сөйләштеләр.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге хезмәткәре территориаль орган карамагындагы Татарстан Республикасының Питрәч муниципаль районына барды.
2024 елның 03 декабрендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы башлыгы Марина Егорова Татарстан Республикасы Биектау муниципаль районының Суыксу авыл җирлеге халкы һәм җирле үзидарә органнары хезмәткәрләре белән очрашу үткәрде.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге хезмәткәре территориаль орган карамагындагы Татарстан Республикасы Питрәч муниципаль районына барды.
Ел саен 9 декабрьдә билгеләп үтелә торган Халыкара коррупциягә каршы көрәш көне кысаларында Татарстан Республикасы Питрәч муниципаль районы Башкарма комитеты белгечләре белән очрашуларда коррупциягә каршы көрәш турында сөйләштеләр.