Халыкара кулланучылар оешмасы (CI) 2021 елда Бөтендөнья кулланучылар хокукларын яклау көненең девизы - «Пластик материаллар белән пычрануга каршы көрәш» («Tackling Plastic Pollution») дип игълан итте.
Пластик пычрануга каршы көрәш - ул координацияләнгән халыкара карарлар таләп итә торган глобаль проблема. Бу елның темасы бөтен дөньяда кулланучыларны товарлар сатып алганда экологик яктан тагын да нәтиҗәлерәк карарлар кабул итүгә һәм алга этәрүгә җәлеп итү һәм хәбәрдарлыкны арттыруга ярдәм итәчәк.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яр Чаллы территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге белгечләре Яр Чаллы шәһәренең «15 нче балалар иҗаты Йорты»нда шөгыльләнүче балалар белән викторина оештырды. Викторинаның темасы: «Пластик материаллар белән пычрануга каршы көрәш». Очрашуның темасы очраклы гына сайланмады һәм ел саен 15 мартта билгеләп үтелә торган «Бөтендөнья кулланучылар хокукларын яклау көне»нә багышланган иде. Бәйрәм темасын Халыкара кулланучылар оешмалары федерациясе билгели, һәм бүгенге көндә «Пластик материаллар белән пычрануга каршы көрәш» темасы бик актуаль. Экология һәм әйләнә-тирәлекнең кешелек алдында торган күпсанлы проблемалары хәлне кискенләштерә, пычрануга каршы көрәш - глобаль проблема.
02.03.2021 Яр Чаллы шәһәренең 15 нче балалар иҗаты Йорты базасында 14-18 яшьлек укучылар өчен шигырь укучылар конкурсы узды. Әлеге бәйге Туган тел һәм халыклар бердәмлеге елы кысаларында үткәрелде. Рус милләтеннән булган балалар татар телендә шигырьләр сөйләделәр. Әлеге чарада Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яр Чаллы территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге белгечләре дә катнашты. Белгечләрнең шәһәрнең барлык мәктәпләреннән җыелган укучылар белән очрашуы Бөтендөнья кулланучылар хокукларын яклау көненә багышланган иде. Очрашу ике телдә - рус һәм татар телләрендә үткәрелде.
Ел саен 15 мартта халыкара җәмәгатьчелек тарафыннан Бөтендөнья кулланучылар хокукларын яклау көне (World Consumer Rights Day) билгеләп үтелә.
Кулланучының төп дүрт хокукы формалаштырылды