ЯҢАЛЫКЛАР


11
март, 2024 ел
дүшәмбе

Бөтендөнья кулланучылар хокукларын яклау көне алдыннан Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Түбән Кама территориаль органы һәм Түбән Кама муниципаль районы Башкарма комитеты хезмәткәрләре «Олы Афанас урта гомуми белем бирү мәктәбе»нең 7 нче сыйныф укучылары белән очрашу үткәрделәр. Исегезгә төшерәбез, Бөтендөнья кулланучылар хокукларын яклау көне ел саен 15 мартта үткәрелә. Россия бу бәйрәмне беренче тапкыр 1992 елда билгеләп үтте, ул вакытта РФ «Кулланучылар хокукларын яклау турында»гы Законы кабул ителде, ул гражданнарның куллану хокукларын, шулай ук кулланучыларга товарлар сатучы яки хезмәт күрсәтүче субъектларның хокукларын һәм бурычларын ныгытты.

Тэги: Бөтендөнья кулланучылар хокукын яклау көне

6
март, 2024 ел
чәршәмбе

Гадәттәгечә, Бөтендөнья кулланучылар хокукларын яклау көне алдыннан, Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яр Чаллы территориаль органы карамагындагы муниципаль берәмлекләр территориясендә кулланучылар һәм хуҗалык итүче субъектлар өчен семинарлар, кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләләре буенча консультация өстәлләре, базарларда кизү торулар үткәрелә. Әйтик, бу атнада кулланучылар хокукларын яклау бүлеге белгечләре төрле юнәлештәге мониторинглар үткәрүне һәм профилактик чараларны Менделеевск муниципаль районының сәүдә өлкәсендә үз эшчәнлекләрен алып баручы гражданнар, шәхси эшмәкәрләр белән берләштерделәр.

Тэги: Бөтендөнья кулланучылар хокукын яклау көне

2024 елның 5 мартында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы башлыгы урынбасары Рафик Гыйззәтов һәм Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге хезмәткәрләре кулланучылар базары предприятиеләрендә куллану грамоталылыгын арттыруга юнәлдерелгән аңлату чаралары үткәрделәр.

Тэги: Бөтендөнья кулланучылар хокукын яклау көне

1
февраль, 2024 ел
пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге башлыгы Ләйсән Абдуллина шәхси эшмәкәрнең Чәчәк кибете сатучылары өчен семинар-уку үткәрде.

Тэги: Бөтендөнья кулланучылар хокукын яклау көне

16
март, 2023 ел
пәнҗешәмбе

Яр Чаллы шәһәренең «Изгелек» Үзәге 15 мартта кунаклар кабул итте.

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яр Чаллы территориаль органы белгечләре, ТР Кулланучылар күзәтчелеге идарәсе белгечләре белән берлектә «Изгелек» реабилитация үзәге ял итүчеләре өчен чара үткәрделәр.

Тэги: Бөтендөнья кулланучылар хокукын яклау көне

15
март, 2023 ел
чәршәмбе

Бөтендөнья кулланучылар хокукларын яклау көне кысаларында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яр Чаллы территориаль органы белгечләре Татарстан Республикасының Минзәлә районында булдылар.

Эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге белгечләре Минзәлә гимназиясендә 8-10 сыйныф укучылары белән чара үткәрделәр.

Тэги: Бөтендөнья кулланучылар хокукын яклау көне

Ел саен 15 мартта Бөтендөнья кулланучылар хокукларын яклау көне билгеләп үтелә. 2023 елда Бөтендөнья кулланучылар оешмасы (Consumers International) 15 мартта билгеләп үтелә торган Бөтендөнья кулланучылар хокуклары көне темасын игълан итте.

Тэги: Бөтендөнья кулланучылар хокукын яклау көне

Ел саен 15 мартта халыкара җәмәгатьчелек Бөтендөнья кулланучылар хокукларын яклау көнен билгеләп үтә. 2023 елда, традиция буенча, Халыкара кулланучылар оешмалары Федерациясе (Consumers International – CI) җәмәгатьчелеккә экологик чиста энергиягә һәм продукциягә күчү аша кулланучылар хокукларын һәм мөмкинлекләрен киңәйтү сегментында кулланучылар хокукларына игътибар итәргә тәкъдим итте, бу 2023 елда Бөтендөнья кулланучылар көненең девизы булып тора.

Тэги: Бөтендөнья кулланучылар хокукын яклау көне

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы һәм ТР буенча Роспотребнадзор ҖЧҖ белгечләре тарафыннан халыкның хокукый белеменәрен арттыру һәм кулланучылар базарында хокук бозуларны кисәтү максатларында Әлки районы КФҮ ДБУда кулланучылар өчен консультация өстәле оештырылды.

Тэги: Бөтендөнья кулланучылар хокукын яклау көне

1983 елдан башлап, ел саен 15 мартта Бөтендөнья кулланучылар хокукларын яклау көне билгеләп үтелә. Бу көнне кулланучылар хәрәкәте бөтен дөнья кулланучылары алдында торган актуаль проблемага игътибарны җәлеп итү өчен берләшә.

Тэги: Бөтендөнья кулланучылар хокукын яклау көне

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International