Кулланучылар хокукларын яклау буенча эш тәҗрибәсе белән уртаклашу максатыннан Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы һәм ТР буенча Роспотребнадзор ҖЧҖ хезмәткәрләре очрашты. Чара барышында «2014-2025 елларга Татарстан Республикасында кулланучылар хокукларын яклау комплекслы системасын үстерү» 6 нчы максатчан программаны гамәлгә ашыру турында фикер алыштылар.
Бүген Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясендә Луганск Халык Республикасы делегациясен кабул иттеләр.
ЛНР халык Советының бюджет, салымнар һәм милек комитеты рәисе Алексей Белецкийны һәм Луганскның «Луга-Нова» ликер-аракы заводының икътисад һәм финанслар буенча җитәкчесе урынбасары Виктор Степурны Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе җитәкчесе Җәүдәт Әхмәтханов сәламләде.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы хезмәткәрләрен хезмәткә әзерләү буенча тематик план һәм дәресләр расписаниесе кысаларында «Эш тәҗрибәсе белән уртаклашу, административ һәм башка законнарны ТР Чистай районы буенча ЭЭБ һәм РФ Эчке эшләр министрлыгының ПК хезмәткәрләре эшчәнлегендә куллану» темасына дәрес үткәрелде.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе һәм Чуваш Республикасы Икътисади үсеш һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы вәкилләренең эшлекле очрашуы узды.
Татарстан һәм Башкортостан республикалары арасында хезмәттәшлек турында килешүне гамәлгә ашыру кысаларында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе һәм Башкортостан Республикасы Сәүдә һәм хезмәтләр министрлыгы вәкилләре эшлекле очрашуда булдылар.
2021 елның 29 декабрендә, кулланучылар хокукларын яклау буенча эш тәҗрибәсе белән уртаклашу максатыннан чыгып, Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы һәм Роспотребнадзорның ТР буенча территориаль органы хезмәткәрләре белән очрашу оештырылды. Чара барышында «2014-2025 елларга Татарстан Республикасында кулланучылар хокукларын яклауның комплекслы системасын үстерү» буенча 6 нчы озак сроклы максатчан программасын тормышка ашыру турында фикер алышынды.
Бүген Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясендә Башкортостан Республикасы делегациясе эшләде. Күрше төбәктән килгән коллегалар этил спирты, алкогольле продукция җитештерүне, әйләнешен, сыйфатын дәүләт контролендә тотуны тәэмин итү һәм сыра һәм сыра эчемлекләренең легаль булмаган әйләнешен булдырмауга юнәлдерелгән чаралар үткәрү өлешендә кулланучыларның хокукларын яклау буенча инспекциянең эш тәҗрибәсе белән танышу өчен килгән иде. Делегацияне Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе җитәкчесе Җәүдәт Әхмәтханов сәламләде.
2019 елның 22-27 август көннәрендә Казанда чираттагы зур чара узды — Татарстан башкаласы эшче һөнәрләрнең халыкара чемпионатын кабул итте. Яшь инженерлар, программистлар, дизайнерлар һәм башка белгечләр ялгыз һәм команда ярышларында осталыкларын күрсәтте.