Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлегенә Арча шәһәрендә яшәүче бер ханым мөрәҗәгать итте. Ул 2021 елның сентябрь башында Polaris робот-пылесос сатып алган. Аның рус телендә инструкциясе булмаган. Кулланучы сүзләренә караганда, беренче вакытта пылесос яхшы эшләгән, әмма бер атнадан соң идарәне югалта башлаган, бина картасын адекват төзи алмаган, җыештыру алгоритмы бозылган. Шуннан соң кулланучы товарны кире кайтаруны таләп итеп, кибеткә кире кайтара.