Спас районы КФҮ ДБУдә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы хезмәткәре кулланучылар өчен консультация өстәле оештырды. Чара вакытында Кулланучылар хокукларын яклау турындагы законнар аңлатылды. Аерым алганда, кулланучыларга Кулланучылар хокукларын яклауны сорап судка мөрәҗәгать итү тәртибе аңлатылды.
Теләсә кайсы кеше тиешле булмаган сыйфаттагы товарны сатып алу, сәүдәдә яки заказлы хезмәт яки эшләр алганда алдашу очраклары белән очраша ала. Мондый очракларда гражданнарның хокукларын РФ Гражданнар кодексы, шулай ук «Кулланучылар хокукларын яклау турында» РФ Законы яклый. РФ Конституциясенең 46 ст. 1 п. нигезендә Россия Федерациясенең һәр гражданына суд яклавы хокукы гарантияләнә.