Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органына шәхси эшмәкәр, бүлмәләр арасындагы ишекләр сату белән бәйле бәхәсле мәсьәләне хәл итүдә телдән хокукый ярдәм күрсәтүне сорап мөрәҗәгать итте. Сатучы ике ишек саткан, аларны башка затлар урнаштырган. Соңыннан кулланучы аңа инде билгеләнгән ишектәге җитешсезлекләрне ачыклауга бәйле рәвештә язмача дәгъва белән мөрәҗәгать иткән. Эшмәкәр дәгъвада бәян ителгән таләпләр белән килешми һәм белгечләрдән ярдәм сорарга карар кыла.