Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әгерҗе муниципаль районында Яр Чаллы территориаль органы белгече тарафыннан үткәрелгән профилактик визит барышында алкогольле һәм спиртлы продукция әйләнешен регламентлаучы гамәлдәге закон нормалары аңлатылды. Аерым алганда, этил спирты, алкогольле һәм спиртлы продукция җитештерүне һәм әйләнешен дәүләти җайга салу һәм алкогольле продукцияне куллануны (эчүне) чикләү турында 22.11.1995 елның 171-ФЗ номерлы Федераль законның 16 статьясында алкогольле продукцияне иртәнге 23тән 8гә кадәр сату, балигъ булмаган гражданнарга сату тыела, диелгән.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы хезмәткәрләре региональ дәүләт контролен (күзәтчелеген) тормышка ашырганда, зыян китерү куркынычын, закон тарафыннан саклана торган кыйммәтләргә зыян китерүне кисәтү максатларында хокук бозуларны профилактикалау визиты кебек төрен куллана башлады. Беренче шундый чара Теләче районында «Зөфәр» ҖЧҖ сәүдә объектында узды.