Профилактик визит кысаларында гамәлдәге законнар нормалары аңлатылды

2022 елның 30 сентябре, җомга

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әгерҗе муниципаль районында Яр Чаллы территориаль органы белгече тарафыннан үткәрелгән профилактик визит барышында алкогольле һәм спиртлы продукция әйләнешен регламентлаучы гамәлдәге закон нормалары аңлатылды. Аерым алганда, этил спирты, алкогольле һәм спиртлы продукция җитештерүне һәм әйләнешен дәүләти җайга салу һәм алкогольле продукцияне куллануны (эчүне) чикләү турында 22.11.1995 елның 171-ФЗ номерлы Федераль законның 16 статьясында алкогольле продукцияне иртәнге 23тән 8гә кадәр сату, балигъ булмаган гражданнарга сату тыела, диелгән. Әлеге закон белән, контроль - касса җиһазларын кулланып, алкогольле продукцияне ваклап сату БДАМС системасында теркәлергә тиешлеге билгеләнә. Чарада катнашучыга Россия Федерациясендә дәүләт контроле (күзәтчелеге) һәм муниципаль контроль турында 31.12.2020 елның 248-ФЗ номерлы Федераль закон нигезендә, юридик затларга карата тикшерүләр, прокуратура органнары белән килештерү шарты белән, гражданнар мөрәҗәгатьләре нигезендә үткәрелүе аңлатылды.

Бу чараның максаты - контроль астында булган субъектларның мәҗбүри таләпләрне бозу санын кисәтү һәм киметү; контрольдә тотучы субъектларда намуслы тәртипкә мотивация булдыру һәм, нәтиҗәдә, закон белән саклана торган кыйммәтләргә зыян дәрәҗәсен киметү.

Моннан тыш, профилактик әңгәмә барышында Кулланучылар хокукларын яклау буенча актуаль мәсьәләләр кузгатылды. Чарада катнашучыларның барысына да кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә гамәлдәге законнарны аңлатып, брошюралар һәм буклетлар, Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе территориаль органнарының эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлекләренең адреслары һәм телефоннары турында мәгълүматлар таратылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International