Әлмәт территориаль органы хезмәткәре Эльвина Мостафина Әлмәт районында, Кичүчат авылында эшчәнлек алып баручы шәхси эшмәкәр Мифтахова Л.Р. га карата видеоконференцэлемтә аша мәҗбүри профилактик визит ясады.
Мәҗбүри профилактик визит «Россия Федерациясендә дәүләт контроле (күзәтчелеге) һәм муниципаль контроль турында»Федераль законның 52.1 статьясындагы 1 өлешенең 1 һәм 4 пунктлары нигезендә үткәрелде.
Визит барышында алкоголь әйләнешенә карата мәҗбүри таләпләр аңлатылды, шул исәптән:
- БДАМС белән эшләү һәм сатуларны декларацияләү кагыйдәләре;
- тикшерүләрнең төрләре һәм ешлыгы;
- карарларга судка кадәр шикаять бирү тәртибе.
Аңлатмалар 171-ФЗ һәм 248-ФЗ номерлы Федераль законнар нигезендә бирелде.
Мәҗбүри профилактик визит нәтиҗәләре буенча түбәндәгеләр билгеләнгән: мәҗбүри таләпләрне бозу булмау, рөхсәт документларындагы таләпләрне үтәү (гамәлгә ашыру), Россия Федерациясе законнары нигезендә үтәү мәҗбүри булган документлар таләпләрен үтәү.