ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы контроль-инспекция бүлеге башлыгы Екатерина Кирдина һәм контроль-инспекция бүлеге консультанты Эльвина Мостафина Г. Р. Варламовага карата инспекция визиты үткәрделәр.
Инспекция визиты уздырганда түбәндәге Контроль (күзәтчелек) гамәлләр башкарылган:
1) карау;
2) язма аңлатмалар алу;
3) контрольдә тотылучы зат (аның филиаллары, вәкиллекләре, аерымланган структур бүлекчәләре) йә контроль объекты урнашкан (эшчәнлек башкарган) урында мәҗбүри таләпләр нигезендә булырга тиешле документларны таләп итү).
Инспекция визиты барышында ачыкланганча, г.р. Варламова ИП «Честный знак» МТ ГИСТА кулланучылар кабына салынган сыра һәм сыра нигезендә әзерләнә торган эчемлекләрне сатканда әйләнештән чыгу турындагы мәгълүматны чагылдырмаган.
Әлеге хокук бозу өчен административ җаваплылык РФ КоАПның 15.12.1 маддәсендә каралган (белешмәләрне тапшырмау һәм (яки) белешмәләрне тапшыру тәртибен һәм срокларын бозу яки идентификация чаралары белән мәҗбүри маркировкаланырга тиешле товарлар әйләнешен мониторинглауның дәүләт мәгълүмат системасы операторына тулы булмаган һәм (яки) дөрес булмаган белешмәләрне тапшыру).