Теләче районы Абде авыл китапханәсендә «кулланучылар хокукларын яклау» темасына әңгәмә үткәрелде.
Чараны Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы контроль-инспекция бүлегенең әйдәп баручы белгеч-эксперты Ирина Галимова яшь укучыларны сатып алганда белергә тиешле төп хокуклары һәм бурычлары белән таныштыру максатында оештырды. Әңгәмә барышында балалар «кулланучы», «сатып алучы» һәм «сатучы»ның нәрсә икәнен белделәр. Һәр кулланучының сыйфатлы һәм куркынычсыз товарлар алырга хокукы булуы җиткерелде. Балалар, әгәр товар сыйфатсыз булып чыкса яки белдерелгән характеристикаларга туры килмәсә, товарны алыштыруны, аны ремонтлауны яки акчаны кире кайтаруны таләп итә алуларын белделәр.
Чара азагында «Вестник потребителя Татарстана» газеталары, Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе территориаль органнарының эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлекләренең адреслары һәм телефоннары булган товарлар һәм хезмәтләр турында төрле мәгълүматлы брошюралар һәм буклетлар таратылды.