Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органына телефон аша гражданка М. кулланучының аерым таләпләрен үтәгәндә срокларны билгеләү өлешендә Кулланучылар хокукларын яклау турындагы законнарны аңлатуны сорап мөрәҗәгать итте. Хатын-кыз сатучыга карата сыйфатсыз товар өчен акчаны кире кайтаруны таләп итә. Әмма сатучы аның таләбе товарны сатучыга тапшырганнан соң егерме көн эчендә, товарның сыйфатын тикшергәннән соң үтәләчәген хәбәр итә. Гражданка сатучының законлы эш итүенә шик белдерә.